Alyona Alyona
| Alyona Alyona | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | укр. Альона Олегівна Савраненко |
| Туган | 14 июнь 1991[1] (34 яшь) Капитановка[d], Новомиргородский район[d], Кировоград өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[2] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Университет Григория Сковороды в Переяславе[d] |
| Һөнәре | рэп җырчысы, автор-башкаручы, киноактер |
Alyona Alyona, чын исеме Алёна Олегивна Савраненко (укр. Альона Олегівна Савраненко; 1991 елның 14 июне, Капитанивка, Кировоград өлкәсе, Украина) — Украин хип-хоп һәм рэп башкаручы.
Тормыш юлы
Алёна Савраненко 1991 елның 14 июнендә Кировоград өлкәсенең Капитанивка бистәсендә туа[3].
Ике югары белеме бар[4]. Григорий Сковород исемендәге Переяслав-Хмельницкий дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.
Барышевкада «Теремок» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шулай ук Киев астындагы Дерновка авылында балалар бакчасы мөдире булып эшли. Балалар бакчасында 4 ел эшли.
Рэп-текстларны балачактан яза, әмма киң тамашачыга аларны бары тик 27 яшендә, видеоларны YouTube та урнаштыра башлагач кына тәкъдим итә. 2018 елның октябрендә «Рибки» беренче видеоклибы, ә 12 ноябрьдә «Голови» җырына икенче видеоклип чыга[5], аны ай дәвамында 1 000 000 тапкыр караганнар[6].
30 ноябрь 2018 ел Alyona Alyona «Відчиняй» җырына клип чыгара[7][8].
Декабрь аенда тагын бер клип чыга — «Зәлишаю свій дім» җырына.
«Від Крут до Брюссель» форумы белән җәнҗал фонында Алёна тагын бер җыр — «Обіцянки» җырын чыгара[9].

2019 елның 8 апрелендә башкаручының «Пушка» исемле дебют альбомы[10], шулай ук аның титул җырына клип чыга[11].
2020 елда «Танцы со звездами» тамашасында катнаша.
2021 елның 15 гыйнварында Music Moves Europe Talent Awards премиясенең тамашачылар симпатиясе бүләгенә ия була.
Иҗатка бәя
2018 елның 15 ноябрендә «Дождь» телеканалына биргән интервьюсында танылган украин җырчысы Иван Дорн үзенең фикеренчә, Алёна Савраненконы Украинаның иң кызыклы яңа артистлары исемлегенә кертә[12].
2018 елның 2 декабрендә Meduza рус телле интернет-басмасы «Відчиняй» җырына клипны атнаның иң яхшы җырлары һәм клиплары исемлегенә кертә. Алёнаның «рэпны күпчелек рус (яки украин) мсларына караганда яхшырак укыганын искәртә[13].
Шулай ук «Відчиняй» җыры «Азатлык» радиосының Украина хезмәте буенча ноябрь аенда Украина трекларының топ-10ына керә[14].
18 декабрь көнне Alyona Alyona «Рибки» җыры өчен «Иң яхшы хип-хоп хит» номинациясендә Украинаның YUNA-2019 музыкаль премиясенә номинацияләнгән булуы билгеле була[15].
Дискография
Альбомнар
- 2019 — Пушка[16]
- 2021 — GALAS
Мини-альбом
- 2019 — В хаті МА
Сингллар
- 2018 — «Голови»
- 2018 — «Відчиняй»
- 2018 — «Залишаю свій дім»
- 2019 — «Булінг»
- 2019 — «Завтра»
- 2019 — «Мамин суп»
- 2019 — «Забирай»
Видеография
| Ел | Клип | Режиссёр | Альбом |
|---|---|---|---|
| 2018 | «Рибки» | Delta Arthur | Пушка |
| «Рибки 2» | Ян Болотов | ||
| «Голови» | Александр Прилуцкий | ||
| «Відчиняй» | Ян Болотов | ||
| «Залишаю свій дім» | Delta Arthur | ||
| 2019 | «Пушка» | ||
| «Падло» | Nathan Daisy | ||
| «Велика й смішна» | Delta Arthur | ||
| «Булiнг» | Delta Arthur & Basket Films | В хаті МА | |
| «Завтра» | Films Basket | ||
| «Мамин суп» | Yan Bolotov | ||
| 2020 | «Дикі танці» | Anya Velosipedova |
Искәрмәләр
- ↑ MAK
- ↑ 2,0 2,1 Korniienko A. New York Times spotlights Ukrainian rapper Alyona Alyona // Kyiv Post — 2019. — ISSN 1563-6429
- ↑ Воспитательница детсада из Барышевки стала известной рэпершей (2018-11-30).
- ↑ Alyona Alyona, бодіпозитив і «Рибки». Інтерв'ю нової зірки українського репу. Радио «Свобода» (2018-11-30).
- ↑ alyona alyona (2018-11-12). alyona alyona – Голови. 2019-04-09 тикшерелгән.
- ↑ Украинская «рэп-воспитательница» Alyona Alyona собрала свой первый миллион просмотров на YouTube. УНИАН (2018-12-13).
- ↑ alyona alyona (2018-11-30). alyona alyona – Відчиняй. 2019-04-09 тикшерелгән.
- ↑ Воспитательница-рэперша из Барышевки выпустила клип на новую песню "Відчиняй". 112 Украина (2018-11-30). әлеге чыганактан 2021-05-03 архивланган. 2021-05-03 тикшерелгән.
- ↑ alyona alyona (2019-01-30). alyona alyona - Обіцянки (demo). 2019-04-09 тикшерелгән.
- ↑ notatky.com.ua (2019-04-08). alyona alyona – Пушка (Альбом). Нотатки про українську музику. 2019-04-08 тикшерелгән.
- ↑ Alyona Alyona (лучшая рэп-исполнительница Украины) выпустила свой первый альбом — «Пушка». Послушайте его прямо сейчас. meduza.io (2019-04-08). 2019-04-09 тикшерелгән.
- ↑ Пять новых украинских артистов: рекомендация Ивана Дорна. Телеканал Дождь (2018-11-15).
- ↑ Grimes, Arctic Monkeys, «ГШ», The 1975, Coldplay — а также дикое видео на песню «Котик пропал» «Медуза» выбрала 10 лучших песен и клипов недели. Meduza (2018-12-02).
- ↑ Onuka у хащах, Green Grey в човні та Кремль у вогні: 10 українських треків листопада. Радио «Свобода» (2018-12-05).
- ↑ РЭП-ЗВЕЗДА ALYONA ALYONA, ДЖАМАЛА И KAZKA: ОБЪЯВЛЕНЫ НОМИНАНТЫ ПРЕМИИ YUNA-2019. #Буквы (2018-12-19). әлеге чыганактан 2018-12-26 архивланган. 2021-05-03 тикшерелгән.
- ↑ Алексей Мажаев (2019-04-23). Рецензия: Alyona Alyona — «Пушка». intermedia.ru. 2019-04-25 тикшерелгән.
Сылтамалар
- Александр Кужельный [1] // #Буквы. — 2018.
- Ирина Кравцова [2] // Meduza. — 2018.
- Личная страница Алёны Савраненко в социальной сети Facebook
- Александр Гудков & alyona alyona — Comment out на колёсах
Content Disclaimer
Informasi ini disarikan dari Wikipedia dan disajikan kembali untuk tujuan edukasi. Konten tersedia di bawah lisensi CC BY-SA 3.0. Kami tidak bertanggung jawab atas ketidakakuratan data yang bersumber dari kontribusi publik tersebut.
- The information displayed on this website is sourced in part or in whole from Wikipedia and has been adapted for the purpose of restating it. We strive to provide accurate and relevant information, however:
- There is no guarantee of absolute accuracy. Wikipedia is an open, collaborative project that can be edited by anyone, so information is subject to change.
- It is not intended to constitute professional advice. The content displayed is for informational and educational purposes only. For important decisions (e.g., medical, legal, or financial), please consult a professional.
- Content copyright. Wikipedia is licensed under the Creative Commons Attribution-ShareAlike License (CC BY-SA). This means that content may be reused with appropriate attribution and shared under a similar license.
- Responsible use. Any risk arising from the use of information from this website is entirely the responsibility of the user.